Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Михаил Мишустин Рөстәм Миңнехановны яңа президент срогына сайлануы белән котлады
Республиканың хәзерге җитәкчесе өчен 1,9 млн сайлаучы тавыш бирде, бу 83,27 процент тавыш тәшкил итә.
(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Рөстәм Миңнехановка телеграмма юллады. Анда ул аны Татарстан Республикасы Президенты вазифасына сайлануы белән котлады.
«Күп еллар дәвамында республика халкы Сезгә төбәк алдында торган мөһим бурычларны хәл итүне ышанып тапшыра. Сайлауларда җиңү — сезнең Татарстанда абруегызны тагын бер раслады. Һөнәри осталык, тәҗрибә, тирән белем Сезгә киләчәктә дә төбәкнең икътисадын һәм социаль өлкәсен ныгытырга, Татарстан һәм бөтен Россия хакына яңа уңышларга ирешергә ярдәм итәр дип ышанам. Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек телим», диелә телеграммада.
Элегрәк Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Республикасы Президентын сайлау нәтиҗәләрен раслады. Анда Рөстәм Миңнеханов җиңде. Республиканың хәзерге җитәкчесе өчен 1,9 млн сайлаучы тавыш бирде, бу 83,27 процент тавыш тәшкил итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз