news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Михаил Мишустин пандемия вакытында волонтерларга акча түләү кагыйдәләрен раслады

Түләүләр төрле сәбәпләр аркасында ярдәмчесез калган кешеләр турында кайгыртуны үз өстенә алучыларга каралган.

Михаил Мишустин пандемия вакытында волонтерларга акча түләү кагыйдәләрен раслады
tatarstan.ru

(Казан, 31 май, «Татар-информ»). Волонтерлар, социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмада эшләүчеләр, социаль хезмәткәрләр һәм пандемия вакытында төрле сәбәпләр аркасында ярдәмчесез калган кешеләр турында кайгыртуны үз өстенә алган гади гражданнарга дәүләт акча түләячәк. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин РФ Хөкүмәте карарын имзалады. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Апрельдән июньгә кадәрге чорда айлык түләүләр инвалидлар, өлкән яшьтәге гражданнар, ятимнәр һәм ата-ана җылысыннан мәхрүм калган балаларны вакытлыча үзләренә сыендыручылар (шул исәптән вакытлыча опекага алучылар) өчен каралган.

«Акчаның күләме ярдәм күрсәтелә торган һәр кеше өчен 12 мең 300 сум тәшкил итә», — дип искәрттеләр ил Хөкүмәтендә.

Түләүләрне Пенсия фонды аша бүлеп бирергә тәкъдим ителә. Акчаны алу өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә быелның 1 октябренә кадәр тапшырырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot