news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Михаил Мишустин ипотеканың бик кыйммәт булуы турында белдерде

РФ Премьер-министры искәртеп үткәнчә, 2019 елның декабрендә ипотека буенча уртача ставка еллык 9 процент тәшкил иткән.

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Россиядә ипотекага бәйле вәзгыятькә анализ ясарга һәм аны рефинанслау тәртибен гадиләштерү мөмкинлеге хакында фикер алышырга йөкләмә бирде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Мин беренче вице-премьер Андрей Белоусов һәм вице-премьер Марат Хөснуллинның Россия Банкы белән бергәләп әлеге вәзгыятькә анализ ясавын һәм тиешле тәкъдимнәр әзерләвен, шулай ук моңа кадәр югары ставка белән бирелгән ипотека кредитларын рефинанслау тәртибен гадиләштерү мөмкинлеге хакында фикер алышуын сорыйм», - дип белдерде ул Хөкүмәт утырышында.

Мишустин искәртеп үткәнчә, 2019 елның декабрендә ипотека буенча уртача ставка еллык 9 процент тәшкил иткән. «Хәтта керемнәре уртача булган гаиләләргә дә аны түләве кыен. Мондый ставка белән без кешеләргә торак шартларын яхшыртуда ярдәм итә алмыйбыз. Ә бу – Президент куйган илкүләм үсеш максаты һәм без шуңа ирешергә тиешбез», - дип белдерде Министрлар Кабинеты башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot