news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Михаил Мишустин Александр Жаровны Роскомнадзор башлыгы вазифасыннан азат итте

Александр Жаров әлеге постта 2012 елның маеннан бирле эшли.

(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Роскомнадзор башлыгы Александр Жаров биләгән вазифасыннан азат ителде. 23 мартта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган боерык РФ Министрлар Кабинеты порталында бастырылган.

«Жаров Александр Александровичны элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе вазифасыннан азат итәргә», — диелгән документта.

Жаров әлеге постта 2012 елның маеннан бирле эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot