Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Михаил Девятаевның улы әтисенең дачасын мемориал ясау өчен дәүләткә тапшырырга тели
Александр Девятаев «Үлемсез полк. Татарстан» онлайн-марафонында катнашты.
(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевның улы Александр Девятаев әтисенең дачасын мемориал буларак дәүләткә тапшырырга тели. Бу теләген ул «Үлемсез полк. Татарстан» онлайн-марафоны кысаларында җиткерде.
«Әти Идел буендагы бакчасын үзе төзегән, бакчасын үзе утырткан. Идел буенча йөзгән кеше аны Девятаев дачасы буларак яхшы белә. Мин бакчаны әтидән калганча сакларга тырышам», — диде Александр Девятаев.
«Дача тере мемориал була алыр иде. Әмма минем тәкъдимем әлегә яклау тапмады», — диде ул.
Александр Девятаев әтисенең Казан мәктәпләренә очрашуларга йөрүен, әлеге очрашуларда катнашуын үзенең бурычы итеп санавын әйтте.
«Үлемсез полк» гомумроссия хәрәкәте быел онлайн форматка күчте. «Үлемсез полк. Татарстан» онлайн-марафоны Уoutube-каналда һәм барлык социаль челтәрләрдә барды.
- Бөек Ватан сугышында Михаил Девятаев (1917-20020 кабатланмас батырлык күрсәтә: 9 хәрби әсир белән немецларның яшерен очкычын кулга төшереп, фронт сызыгын кичә һәм совет хәрби командованиесенә стратегик мөһим мәгълүматлар тапшыра. Сугыштан соң Казанда яши.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз