news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Михаил Давыдов: “Бар проблема шунда: бездә онкологик чир башында ук нәтиҗәле төстә дәваланмый”

Казанда БДБ илләре һәм Ауразия онколог һәм радиологларының VIII корылтае узачак

(Казан, 15 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Иртәгә Казанда БДБ илләре һәм Ауразия онколог һәм радиологларының VIII корылтае үз эшен башлап җибәрәчәк. 18 нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк съездда онкология өлкәсендә 2,5 меңләп Россия һәм халыкара белгечләренең катнашуы көтелә. Бүгенге көндә 2,2 мең делегат корылтайда катнашу өчен Татарстан мәркәзенә инде килгән һәм теркәлгән. Бу хакта бүген “Татмедиа” агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр итте.

Әйтергә кирәк, корылтай кысаларында яман шешне диагностикалауда һәм шушы чиргә дучар булган авыруларны тернәкләндерүдә киңкырлы алымнарга игътибар биреләчәк. Корылтай кысаларында фәнни юнәлешләр буенча 21 секция эшләячәк, аларда 21 дәүләт вәкиле 500 дән артык доклад белән чыгыш ясаячак.

“Бездә бөтен Россиядән, БДБ илләреннән онколог һәм радиологларны, онкологик чирләрне диагностикалау һәм дәвалау проблемалары белән шөгыльләнүче белгечләрне җыячак абруйлы фәнни форум узачак”, - дип белдерде Гадел Вафин.

Ул 2000 нче елда Казанда Россия онкологлары корылтае үткәрелгәнен искәртеп узды. “Татарстан төрле әгъзаларда “оялаган” рак чирен дәвалауның заманча алымнары бар. Онкологик чирне ачыклау белән сәламәтлек саклау челтәренең барлык табиблары шөгыльләнергә тиеш. Диспансеризацияне дә шул максаттан чыгып үткәрәбез. Аның нәтиҗәсендә, узган елда белгечләр 550 яман шеш очрагына тап булды”, - дип белдерде министр.

“Кешенең бер генә әгъзасы, бер генә тукымасы да шеш барлыкка килүдән сакланмаган. Шуңа күрә бу форумның әһәмияте гаять зур. Ул, гадәттә, ике елга бер мәртәбә үткәрелә. Форумны Россиядә уздырырга вакыт җитте дигән карарга килгәч, Казанга тукталдык, шуңа күрә ул биредә очраклы төстә генә оештырылмый. Бу шәһәр кунакчыллыгы, бай архитектурасы белән генә түгел, онкология өлкәсендә яхшы белгечләре белән дә дан тота”, - дип ассызыклады журналистларга Россия онкологлары ассоциациясе президенты, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы, Россия Фәннәр академиясе академигы, Блохин исемендәге Россия онкология фәнни үзәге директоры Михаил Давыдов.

Россиянең баш балалар онкологы Мамед Алиев билгеләп узганча, бүгенге көндә авыручыларның 75 проценты уңышлы дәвалау курсы узып, гомер кичерүен дәвам итә. Ул ассызыклаганча, балалар онкологиясе аеруча зур әһәмияткә ия, балаларда шеш авыруын дәвалауда ирешелгән казанышлар бик зур.

Михаил Давыдов Россиядә яман шеш белән авыру күрсәткечләренең, Америка Кушма Штатлары белән чагыштырганда, түбәнрәк булуына игътибарны юнәлтте. Россиядә ул 100 мең кешегә 274 кеше туры килсә, Америкада исә 100 мең кешегә 400 нисбәтендә. Чирләүчеләр азрак булса да, бу, шул ук АКШ белән чагыштырганда, үлем күрсәткечләрендә чагылыш тапмый. “Бездә рактан үлем күрсәткечләре югары булып кала бирә. Бар проблема шунда: бездә онкологик чир башында ук нәтиҗәле төстә дәваланмый. Сөт бизләре рагыннан АКШта тернәкләнү 97 процент дәрәҗәдә, бездә исә ул 60 процент кына тәшкил итә”, - дип белдерде Михаил Давыдов.

Оештыручылар фикеренчә, корылтай күп кенә фәнни элемтәләр урнаштырырга, бүгенге көндә актуаль саналган күп кенә мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итәчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100