news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Михаил Черепанов: Сугышта югалганнарны 22 июньгә кадәр билгеләп бетерергә җыенабыз

Михаил Черепанов сугыштан кайтмаган кешеләр исемлегендә кабатлаулар барлыгын да белдерде.

Михаил Черепанов: Сугышта югалганнарны 22 июньгә кадәр билгеләп бетерергә җыенабыз
Абдул Фархан

(Казан, 26 март, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Бөек Ватан сугышы музей-мемориал җитәкчесе Михаил Черепанов сугышта югалганнарны җәйгә билгеләп бетерергә уйлавын һәм «Хәтер китабы»нда кабатлаулар булуын белдерде.

25 март көнне Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтында Бөек Ватан сугышында ТАССРның югалтулары турында булган түгәрәк өстәлдә хәбәрсез югалганнар турында да сөйләштеләр. Белгечләр әйтүенчә, Татарстаннан якынча 200 мең кеше хәбәрсез югалганнар исемлегендә.

Бөек Ватан сугышы музей-мемориал җитәкчесе Михаил Черепанов хәбәрсез югалган тагын 120 мең кешене тикшерәсе барлыгын белдерде. «Хәзерге көндә хәбәрсез югалган 30 270 Татарстан кешесе билгеле. Тик югалган кешеләр әле бик күп, чөнки бернинди дә мәгълүмат юк. Тагын 30 меңләп кешене тикшердек, бернинди нәтиҗәсе булмады. Тагын 120 мең кешене тикшерәсе бар. Кемне таптык, кемне тапмадык дигән конкрет сан булсын өчен без бу эшне җәйгә бетерергә уйлыйбыз», — диде ул.

Михаил Черепанов әсирлектә булган 20 мең кеше турында мәгълүматны Татарстан архивыннан көтәргә кирәк булуын әйтте. «Әсирлектә булган 20 мең кеше турында Татарстан Республикасы архивы ябык. Без бу сорауны күтәргән идек инде. Ул чакта архив хезмәткәрләре моны үзебез эшлибез диделәр. Әлегә көтәбез», — диде ул.

Шулай ук, ул электрон мәгълүматлар базасында сугышка киткән һәм әйләнеп кайтмаган 377 750 Татарстан кешесе турында мәгълүмат булуын белдерде. «Хәтер китабы»ндагы саннан нигә ике меңгә азрак булуын да аңлатты. «ТАССРда тумаган, әмма туганнары эвакуация вакытында монда күченгән кешеләрнең һәлак булу хәбәре дә автомат рәвештә монда килгән һәм „Хәтер китабы“ на кергән. Тик аларның ТАССРга бернинди дә катнашы юк», — диде ул.

Шулай ук, Черепанов исемлектә кабатлаулар булуына да шиге булмавын әйтте. «Фамилияләре төрлечә итеп язылганнар күп. Өйдә бер төрле, фронтта — икенче, әсирлектә — өченче. Тикшергәндә аларның шул ук бер кеше икәне билгеле була», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100