news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Михаил Черепанов: Хәбәрсез югалган кешеләрне сугыштан кайтмаган дип атарга кирәк

Бөек Ватан сугышы музей-мемориал җитәкчесе фикеренчә, хәбәрсез югалган солдатларны һәлак булганнар исемлегенә кертергә ярамый.

Михаил Черепанов: Хәбәрсез югалган кешеләрне сугыштан кайтмаган дип атарга кирәк
Абдул Фархан

(Казан, 25 март, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Бөек Ватан сугышында ТАССРның хәрби югалтулары турындагы түгәрәк өстәлдә Бөек Ватан сугышы музей-мемориал җитәкчесе Михаил Черепанов хәбәрсез югалганнарны һәлак булган дип әйтү дөрес түгел дип санавын әйтте.

Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтында узган түгәрәк өстәлдә Михаил Черепанов шул хакта сөйләде. 

«Татарстан Министрлар кабинеты карары белән, әсирлектә булмаган, сәяси җинаять кылмаган, илгә хыянәт итмәгән һәм җитмеш җиде ел дәвамында әйләнеп кайтмаган, хәбәрсез югалган солдатларны һәлак булган дип саналды. Тик 200 мең кешенең һәлак булганын раслау өчен аларның туганнарын табып бетерә алмаячакбыз», — диде ул. 

Михаил Черепанов хәбәрсез югалганнарны һәлак булган дип әйтү дөрес түгел саный. «Югалган кеше рус телендә — ул начар кеше, ул хыянәтче. Хәрби комиссариатларда моны беләләр. Югалган кеше — ул һәлак түгел, ул исән, исән калган. Аларны хәзергә кадәр һәлак булган дип санау, минемчә, дөрес түгел. Сугыштан кайтмаган дип әйтү дөрес. Ә алар белән нәрсә булганын безнең махсус хезмәтләр белә. Алар хәрби җинаятьчеләрне злегә кадәр эзли», — диде Михаил Черепанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100