news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Михаил Бабич тимер юлчыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Кичә Түбән Новгородта Тимер юлчылар көне хөрмәтенә тантаналы чара үтте.

(Казан, 5 август, "Татар-информ"). Россия Президентының Идел буе федераль округы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич исеменнән Горький тимер юлы хезмәткәрләрен аның урынбасары Олег Машковцев котлады. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Нәкъ 180 ел элек Петербургтан Царское Селога беренче тимер юл челтәре ачылу Россия тимер юллары тарихына нигез сала һәм бүген бу юллар бөтен илебезне берләштерә. 1862 елның 1августында Түбән Новгородтан Мәскәүгә юл алган беренче пассажир поезды даими тимер юл хәрәкәтен ачып җибәрә. Еллар дәвамында әлеге юллар ил икътисадын үстерүдә төп рольне башкарып, илнең оборона потенциалын ныгыта”, - дип билгеләп үтелгән Михаил Бабич котлавында.

Беренче тапкыр әлеге бәйрәм Россия империясе тимер юллары министры, князь Михаил Хилков приказы нигезендә 1896 елның 9 июлендә билгеләп үтелгән. Әлеге көн император Николай Iнең туган көне булганга сайлап алынган. Нәкъ ул идарә иткәндә, Россиядә беренче Царскосельская тимер юлы һәм Петербург-Мәскәү линиясе төзелә. Бәйрәмнең хәзерге көне – августның беренче якшәмбесе - Совнарком карары нигезендә 1940 елдан билгеләп үтелә.

Исегезгә төшерәбез, бүген, 5 августта, Казанның Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионында Тимер юлчылар көненә багышланган бәйрәм чаралары узачак. Тантана вакытында тимер юл өлкәсендә эшләүче алдынгыларны һәм ветераннарны хөрмәтләячәкләр, дип хәбәр итә Россия тимер юлы матбугат хезмәте. 

news_right_1
news_right_2
news_bot