news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Михаил Бабич һәм Рөстәм Миңнеханов кадетларны Белем көне белән котлады

Түбән Камада Идел буе федераль округының кадетлар корпусы ачылды

 (Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). Кичә Түбән Камада Идел буе федераль округының Татарстан кадетлар корпусы ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич катнашты.

Михаила Бабич инициативасы буенча Идел буе федераль округында 4 кадетлар корпусы булдырылган. Татарстанда 2004 елдан эшләп килгән Түбән Камадагы кадетлар корпусы округ статусын алды. Хәзер ул Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин исемен йөртә. Анда 252 курсант белем алачак.

Яңа уку елына корпус өчен яңа бина әзерләнде. Аны капиталь төзекләндереп, уку-укыту сыйныфларына интерактив системалар элементлары булган яңа җиһазлар сатып алынды. Бинада өстәмә белем бирү бүлеге ачылды, анда хореография, музыка, рәсем сәнгате студиясе эшлиячәк. Кадетларның үз тавыш яздыру студияләре һәм психологик ял итү кабинеты бар. Кадетлар хәзер казармаларда түгел, ә җиде кешегә исәпләнгән иркен бүлмәләрдә яшиләр, анда аерым гардероблар һәм ванналар бар. Курсантларга берничә спорт залы бирелгән.

Тантаналы линейка бүген ИФО Татарстан кадетлар корпусының байрагын чыгару белән башланып китте, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырады. 

Кадетларны һәм аларның ата-аналарын, мөгаллимнәрне сәламләп, Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич барысын да Белем көне белән котлады. «Татарстан кадетлар корпусы – иң яхшыларның берсе», - диде Россия Федерациясе Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле. Ул «ТАИФ» һәм «Татнефть» компанияләренә матди-техник ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышында ассызыклаганча, республика җитәкчелеге күптән инде кадетлар хәрәкәтенә ярдәм итә. «Мондый дәрәҗәдәге кадетлар корпусы беренче мәртәбә оештырылды», - дип шуңа игътибарны юнәлтте Рөстәм Миңнеханов. Кадетлар хәрәкәте күп кенә социаль проблемаларны җайга салуда ярдәм итәчәк, балаларга сыйфатлы белем алу өчен мөмкинлек тудырачак, дип ышаныч белдерде ул.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан җитәкчелегенең планнары турында сөйләде, мисалга, кадетлар корпусы каршында спорт комплексы төзү. Ул курсантларны яңа уку елы башлану белән котлады һәм укуларында уңышлар теләде.

Татарстан кадетлар корпусы курсанты Данил Давыдов курсантлар исеменнән Рөстәм Миңнехановка һәм Михаил Бабичка рәхмәт белдерде. Шуннан соң линейкада “беренче кыңгырау” яңгырады.

Мөхтәрәм кунаклар уку бинасын карап чыктылар һәм журналистлар сорауларына җавап бирделәр.

«Округ кадет корпусларын төзү системасын булдыру – дөрес карар булды. Бу уку йортларының көндәшлекккә сәләте зур, димәк, алар тормышта үзләрен табачаклар», - дип ышаныч белдерә Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай яңа уку йортының урынын Түбән Камада сайлау сәбәбен аңлатты. «Түбән Камада кадетлар хәрәкәтенең тарихы бар, бу зур үсеш алган сәнәгать үзәге. Һәм бүген без дөрес урын сайланганын күрәбез, - дип саный Татарстан Республикасы Президенты. - Безнең алга таба үсеш планнары да бар, мин ИФО кадетлар хәрәкәтендә алдынгылар булу максатын куйдым», - диде Президент.

Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

(Фотосурәт  prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100