Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Михаил Бабич ИФОда автокомпонентлы тармакны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде
Россия автосәнәгатенең 80 процентка якыны Идел буе федераль округына юнәлгән
(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). Кичә РФ Президентының ИФОдагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкилләре белән бергә, Идел буе фелдераль округында автокомпонент тармагын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде, дип хәбәр итә РФ Президентының ИФО дагы тулы вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте.
Тармакны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышуның актуальлеге агымдагы икътисадый вәзгыятькә, шулай ук соңгы вакытта автомобиль техникасы җитештерүчеләр һәм автокомпонентлар белән тәэмин итүчеләр арасындагы каршылыкларга нигезләнгән.
Россия автосәнәгатенең 80 процентка якыны Идел буе федераль округына юнәлтелгән.
“Без Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән бу мәсьәләләр буенча чишелеш табу өчен киңәшмә үткәрергә булдык”, - диде М.Бабич. Соңгы еллар дәвамында Россия автосәнәгатенә ярдәм итүнең нәтиҗәле чаралары үткәрелде һәм хәзер көпчәкле транспорт чаралары паркын яңарту программасы, җитештерү һәм сату өлкәсендә булган вакытлыча кыенлыклар чорыннан чыгу мөмкинлеге бирәчәк.
Киңәшмәдә Россия автосәнәгатенә дәүләт ярдәме, аларны куллану һәм аның нәтиҗәлелеге турында сүз барды. Аерым алганда, анда катнашучылар кредитлар буенча процент ставкаларын каплауда субсидияләр куллану мөмкин булмауны, кредит алуда катлаулыкларны да билгеләп үттеләр.
“Россия автокомпонентлар җитештерүчеләренең үсеш перспективасына ия булуы, производствоны саклаулары, башка дәүләтләр – безнең партнерлардан алдынгы технологияләрне җәлеп итеп өстәмә уртак предприятиеләр булдыру мөһим”, - дип билгеләп үтте Михаил Бабич.
Россия Хөкүмәте ел ахырына кадәр төбәкләргә газда эшли торган автобуслар һәм ТКХ техникасы сатып алу өчен 3,77 млрд сум күләмендә акча бүлеп бирәчәк, бу техника бәясенең 30 процентын тәшкил итә. Россия Хөкүмәте программасы буенча газ-мотор юнәлешен үстерү бенча 18 сынау төбәге билгеләнгән, аларның алтысы ИФО составына керә - Татарстан һәм Башкортстан Республикалары, Удмуртия Республикасы, Түбән Новгород, Оренбург һәм Самара өлкәләре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз