news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Михаил Бабич: “ Федераль бюджеттан җирле үзидарәләрнең эшен тулысынча тәэмин итә алырлык акча бүлеп бирелми”

Тиешле финанслау булмау эш нәтиҗәсенә дә йогынты ясый, дип саный ул

 (Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Бүген Казан ратушасында Идел буе федераль округында җирле үзидарәләрне үстерү буенча Округ консультатив советының пленар утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Казан мэры Илсур Метшин һ.б. катнашты.

Утырыш барышында “Җирле үзидарә системасын камилләштерү: яңа мөмкинлекләр һәм мөмкин булган хәвефләр”, “Торак-коммуналь хуҗалык, төзекләндерү һәм юл төзү өлкәләрендә җирле үзидарә органнары мәсьәләләре” кебек сораулар хакында фикер алышу күздә тотылды. РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич хәбәр иткәнчә, 2015 елга кадәр җирле үзадарә системасын тулысынча финанслау, өстәмә акча табу өстендә эш алып барылачак.

“Федераль бюджеттан муниципаль берәмлекәрдә җирле үзидарәләрнең эшен тулысынча тәэмин итә алырлык акча бүлеп бирелми, бу бүгенге көндә төп проблема булып кала бирә. Без бюджет Кодексына үзгәрешләр керттек, әмма әле бу да мәсьәләне чишми. Тулысынча финанслау булмагач, эш тә тиешенчә башкарылмый. Киләчәктә дә бу юнәлештә эш алып барылачак”, - диде ул журналистлар белән аралашу вакытында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100