news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Михаил Афанасьевка Яшел Үзәндә тормыш сыйфатын яхшырту бурычын куйдылар

Татарстан Лаеш районының элеккеге башлыгы Михаил Афанасьев Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләнде.

Михаил Афанасьевка Яшел Үзәндә тормыш сыйфатын яхшырту бурычын куйдылар
архив

(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Михаил Афанасьевка район халкының тормыш дәрәҗәсен яхшыртырга һәм инвестицион эшчәнлекне активлаштырырга кирәк булачак. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Афанасьевның төбәк башкаласы белән чиктәш җирдә эшләү тәҗрибәсе бар. Яшел Үзән районында тормыш сыйфатын яхшырту, шулай ук инвестицион эшчәнлекне көчәйтү бурычы тора», - диде Лилия Галимова.

  • Михаил Афанасьев кандидатурасын Яшел Үзән муниципаль районы җитәкчесе вазифасына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot