news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Михаил Афанасьев: Шәһәргә якынлык районга кадрлар бирә, әмма проблемалар бар

Лаеш районында яңа производстволар урнашуга газ куәтләре җитмәү комачаулый, дип саный районның элеккеге башлыгы.

Михаил Афанасьев: Шәһәргә якынлык районга кадрлар бирә, әмма проблемалар бар
Владимир Васильев, Султан Исхаков

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Казанга якын урнашу Лаеш районы өчен яңа өстенлекләр һәм җитешсезлекләр тудыра - кадрлар мәсьәләсен хәл итүдән алып инфраструктур проблемаларга кадәр. Бу хакта «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга интервьюда Лаеш районының элеккеге башлыгы, Яшел Үзән районы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Михаил Афанасьев сөйләде.

«Шәһәргә якынлык - өстенлек. Иң мөһиме - һәрвакыт халык хуҗалыгының теләсә кайсы тармагында, бик күп югары уку йортларын исәпкә алып, кадрлар табарга мөмкин булуы», - диде Афанасьев.

Шул ук вакытта ул өстенлекләр белән бергә мегаполис белән якын булу Лаеш районы өчен кыенлыклар да тудыра, дип өстәде.

Безнең башка проблемалар - инфраструктура һәм газ буенча кыенлыклар. Безнең ГРС тулы куәтенә эшли, һәм яңа производствоны урнаштыру өчен газ җитми. Инфраструктура белән кыенлыклар бар, чөнки күп территорияләр хосусый милектә, - дип аңлатты Михаил Афанасьев.

Ул билгеләп үткәнчә, Лаеш районы территориясендә күпсанлы нефть үткәргечләр һәм газүткәргечләр уза, саклау зоналары урнашкан һ.б.

«Ниндидер проектны тормышка ашыру өчен, безгә инфраструктура характерындагы бик күп бурычларны хәл итәргә туры килде, бу башка муниципаль районнарда юк», - дип йомгаклады Афанасьев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100