Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мигрантларның 87 проценты диярлек рус теленнән имтиханны уңышлы тапшырган
2025 елның өченче кварталында мигрантларның 86,9 проценты рус теленнән имтиханны уңышлы тапшырган. Бу хакта РИА Новостига РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.
Эшкә рөхсәт яки патент алу өчен чит тел буларак рус теле, Россия тарихы һәм Россия Федерациясе законнары нигезләреннән имтиханны 275 609 кеше тапшырган, дип билгеләп үтелә.
Ведомствода әйтүләренчә, тестлаштыру Россия территориясендә һәм аннан читтә (шул исәптән Таҗикстан һәм Үзбәкстанда) 203 пунктта уздырыла. Алар арасында – 88 Россия университеты. Шуларның 82се РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагында эшләүче уку йортлары.
Аттестация өч дәрәҗәдә үткәрелә: эшкә рөхсәт (патент), вакытлыча яшәүгә рөхсәт һәм озак вакытка яшәүгә рөхсәт алу өчен. Һәр имтихан өч блоктан тора: беренче блокта рус теленнән, ә икенче һәм өченче блокларда Россия тарихы һәм закон нигезләре буенча белемнәр тикшерелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз