news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мигрантларны социаль-хокук яклау үзәге ишекләре закон нигезендә күчеп килгән мигрантлар өчен ачык

Мигрантларны социаль-хокук яклау үзәге ишекләре закон нигезендә күчеп килгән мигрантлар өчен ачык

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гаттарова). Халыкара мигрантлар көне уңаеннан журналистлар белән уздырылган брифингта ТР Эчке эшләр министрлыгының миграция эшләре буенча идарә җитәкчесе Николай Владимиров, аның урынбасары Алексей Ефимовтан тыш, Чит ил гражданнарын яклау үзәге директоры Маруф Ходжиев катнашты. ТР Эчке эшләр министрлыгы инициативасы белән, 2003 елның декабрендә, Россия җирлегеннән куылырга тиешле чит ил гражданнарын вакытлыча урнаштырып тору үзәген төзү буенча ТР Министрлар Кабинеты карар кабул итә. Шуның нигезендә мондый гражданнарның яшәешен тәэмин итәрлек комплекс төзелгән. Бу үзәк эшли башлаган көннәрдән Үзбәкстан, Таҗикстан, Әзәрбәйҗән һәм Төркиянең 500 дән артык гражданы куылган.

Милли-мәдәни берләшмәләр ассоциациясе, ТР Эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров кул куйган килешү нигезендә, Чит ил гражданнарын социаль-хокук яклау үзәге эшли башлый. Директоры Маруф Ходжиев — милләте буенча таҗик, бер үк вакытта ул таҗикларның ТР милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары да. Маруф әфәнде әйтүенчә, үзәктә документлар әзерләү, хезмәт биржасы һәм башка мәсьәләләрне үз эченә алган 5 бүлек эшли. Бу үзәк аша 400 эш бирүче чит ил эшчеләрен кабул итүгә рөхсәт алуга ирешә. Хокук бозу очракларын һәм җинаятьләрне ачыклау буенча «Легаль булмаган мигрант» исемле оператив-профилактик операцияләр башкарыла. 2005 елда шундый 4 операция үткәрелгән. Маруф Ходжиев әйтүенчә, мигрантлар телне һәм законны белсә, яхшы булыр иде. Халыкара мигрантлар көнендә һәр мигрант өчен дә ишекләр ачык булачак, диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100