news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мигрантларга эшче кул дип кенә карарга кирәкми – Илдар Халиков

2016 елда Татарстанда 240 меңнән артык чит ил гражданины теркәлгән.

Мигрантларга эшче кул дип кенә карарга кирәкми – Илдар Халиков
Рамиль Гали

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2016 елда Татарстанда 240 меңнән артык чит ил гражданины миграция хисабына куелган. Бу хакта бүген Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршындагы экспертлар советының киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте.

Премьер-министр Татарстанның мигрантлар өчен кызыксыну тудыручы төбәкләрнең берсе булуын билгеләп узды. Аның әйтүенчә, былтыр республикада теркәлгән чит ил кешеләренең саны, алдагы ел белән чагыштырганда, 7 процентка арткан. “Бу вакытлы процесс түгел. Аларга эшче кул дип кенә карарга кирәкми. Бу кешеләрнең күпчелеге озак вакыт Татарстанда яши, бирегә гаиләләре белән килә, балалар таба. Алар нәкъ шундый ук гражданнар. Гамәлдәге канун актлары кысаларында без аларга игътибарлы булырга һәм алар законны боза калса да, шулай ук бертөрле карашта булырга тиешбез”, – дип белдерде ул.

Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская кануннан тайпылган чит ит гражданнары саны чагыштырмача зур булмавын әйтте. Узган елда республикада теркәлгән 1477 чит ил кешесе Россиядән административ куылуга каралган. Хәзер аларның 845е – чит ил гражданнарын вакытлыча тоту үзәкләрендә. Алар үзләренә карата берәр карар чыкканын көтеп утырырга мәҗбүр. Сәрия Сабурская әйтүенчә, узган елда андыйларны үз илләре кабул итәргә әзер булуы турында нибары 3 карар кабул ителгән. Сабурская аларның хокукларын кайгыртып, вакытлыча яшәү үзәкләренә караганда туганнары белән яшәп тору кулайрак булса, моны рөхсәт итү мәсьәләсен карауны сорады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100