Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мигрантлар Татарстанның кадерен белергә тиеш - Габдулла хәзрәт Галиулла
Казанның "Нурулла" мәчете имам-хатыйбы фикеренчә, Урта Азия илләрендә мөселманнар өчен шартлар күпкә кырысрак.
(Казан, 28 гыйнвар, "Татар-информ", Венера Вәлиева). Казанның "Нурулла" мәчете имам-хатыйбы, Татарстанның беренче мөфтие Габдулла хәзрәт Галиуллин республикада мигрантлар өчен шартлар аларның үз илләренә караганда күпкә уңайрак дип уйлый. Бу хакта ул "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә белдерде.
Габдулла Галиулла Урта Азия илләреннән килүчеләр Татарстанга рәхмәтле булырга һәм үзләрен бездә кабул ителгән гадәтләрне бозмаска тиеш дип саный. "Үзбәкстанга, Таҗикстанга кайтсагыз, үзегезне шулай тотмыйсыз, мәчеттә тәртип бозмыйсыз, ә монда мәчеткә шортада да килергә мөмкин, дип уйлыйсыз, дим аларга. Ташкентта мәчеткә намазга шортада керү юк бит. Синең сакалың минекеннән озынрак, син бит Таҗикстанга, Үзбәкстанга кайтсаң, самолеттан төшкәнче үк сакалыңны кырасың, дим. Сездә хатын-кызлар, әгәр дә ул олы яшьтә булмаса, яулык белән урамга чыга алмый. Канун шундый”, - дип сөйләде “Нурулла” мәчете имам-хатыйбы.
Габдулла хәзрәт фикеренчә, мигрантларның үз илләрендә шартлар бик кырыс. Ул үзенең шушы хакта күп тапкырлар сөйләшүләр алып барганын әйтте.
“Урта Азия илләрендә эш урынында намаз укырга ярамый, хәтта намазлыкны күрсәләр, штраф салалар. Үзбәкстанда тагын бер язылмаган кагыйдә бар: мәчеткә бары тик олы яшьтәгеләр йөри, яшьләргә йөрергә ярамый. Канун буенча ярый, ләкин мәчет янында милли иминлек хезмәткәрләре тора, алар мәчеткә кертми. Мин әйтәм: безнең илнең кадерен белегез, безнең илдә яшисез, яшисез генә түгел ашыйсыз, ашыйсыз гына түгел, үзегезнең гаиләне тотасыз, тукландырасыз. Безнең кануннарны хөрмәт итегез, безнең ватанны яратыгыз. Сез кануннарны бозмасагыз, без дә сезне яратырбыз дип әйтәм”, - ди Татарстанның беренче мөфтие.
Республиканың беренче мөфтие әйтүенчә, Татарстанда гамәл-гыйбадәт кылырга бар шартлар да бар, шул уңайдан ул республика Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен белдерде. “Бездә бит хәтта хастаханәгә барсаң, анда намаз укырга бар, аэропортта намаз укырга бар. Мондый мөмкинчелекләргә без шөкранә кылырга тиеш. Безнең президентлар шундый шартлар тудыра. Безнең президентларга саулык-сәламәтлек теләргә кирәк. Татарстанда гамәл-гыйбәдәт кылырга иркенлек бар. Әнә күрше Мордовияне генә алыйк, анда хатын-кызлардан яулыкларны салдыралар. Мигрантлар без хуҗаларның кадерен белергә тиеш”, - дип әйтте Габдулла хәзрәт Галиуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз