news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мигрант балаларын Татарстан мәктәпләренә ике яңа шарт үтәлгән очракта кабул итәчәкләр

Мигрант балаларын Татарстан мәктәпләренә ике шарт үтәлгән очракта гына кабул итәчәкләр. 1 апрельдән чит ил кешеләре һәм гражданлыгы булмаган затлар өчен белем бирү оешмаларына кабул итүнең яңа тәртибе эшли башлады. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«1 апрельдән Мәгариф турындагы законның чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затларның балаларын мәктәпкә кабул итү өлешенә кертелгән төзәтмәләр үз көченә керде. I һәм алдагы сыйныфларга кабул итү, XI сыйныфка кадәр, төрле тәртиптә узачак. Россия гражданнары өчен – аерым тәртип, ул узган елдан бирле үзгәрмәде. Һәм чит ил гражданнары, гражданлыгы булмаган затлар өчен - аерым тәртип», - дип искәртте ул.

Беренче таләп буенча, чит ил кешеләренең балалары Россия территориясендә законлы рәвештә яшәргә һәм моны раслый торган документларга ия булырга тиеш.

«Бу - мәктәпкә кабул иткәндә тикшерелә торган шарт. Әгәр ул үтәлмәсә, мәктәп кабул итүдән баш тартачак», - дип белдерде Мөҗипов.

Моннан тыш, чит ил балалары өчен рус телен белүгә мәҗбүри тестлаштыру кертелә, аның нәтиҗәсендә һәр сыйныф буенча мәктәп программасын үзләштерү өчен баланың рус телен белү дәрәҗәсе җитәрлекме-юкмы икәнлеге ачыклана.

«Элегрәк моннан баш тарту өчен ике нигез (әгәр бала 6,5 яшькә җитмәсә һәм 8 яшьтән олырак булса, шулай ук буш урыннар булмаса) бар иде. Хәзер ике яңа нигез барлыкка килде, ләкин алар чит ил гражданнарына гына кагыла. Бу - Россия территориясендә законсыз яшәү һәм тест узмау. Ягъни тестлаштыру мигрант балалары өчен мәҗбүри, ләкин искәрмәләр дә бар. Хәер, алар гомуми массага кагылмый», - дип билгеләп үтте мәгариф һәм фән министры урынбасары.

Аның искәртүенчә, искәрмәләр Белоруссия гражданнары өчен билгеләнгән, шулай ук мәктәпләргә аерым квота буенча илчелек һәм консуллык хезмәткәрләренең балаларын да кабул итәләр.

Хәзерге вакытта Татарстан мәктәпләрендә 3,5 меңгә якын мигрант баласы белем ала. Узган ел чит ил гражданнарының 468 баласы I сыйныфка керде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100