news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мигрант балаларын рус теленнән тест уздырып мәктәпкә алу турындагы закон үз көченә керде

Бүген, 1 апрельдә, мигрантларның рус теленнән тестны уңышлы тапшырмаган балаларын мәктәпкә кабул итүне тыючы закон үз көченә керде.

Документны РФ Президенты Владимир Путин 2024 елның 28 декабрендә имзалады. Аның нигезендә, чит ил кешеләренә «башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча» белем алу өчен дәүләт яки муниципаль гомуми белем бирү оешмасында «рус телен әлеге белем бирү программаларын үзләштерү өчен җитәрлек дәрәҗәдә белүне тикшерүче тестны» уңышлы узарга кирәк.

Тестны уздыру тәртибен РФ Мәгариф министрлыгы билгели. Министрлык 14 мартта чыгарган боерык нигезендә, мәктәпкә кабул итү алдыннан рус теленнән үткәрелгән имтиханда мигрантларның балалары өчен «канәгатьләндерерлек» билгесе укырга керү өчен җитәрлек күрсәткеч дип саналачак.

Тест уздыру вариантлары гомуми белем бирү мәктәбенең һәр сыйныфына укырга керүчеләр өчен каралган. Беренче сыйныфка керү өчен сөйләү, тыңлау һәм сөйләмне аңлау күнекмәләрен, лексико-грамматик белемнәрне күрсәтергә кирәк. Икенче сыйныфтан уку һәм язу күнекмәләрен тикшерү өчен биремнәр өстәлә, дип билгеләп үтә «Интерфакс» Россия Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Бу боерык шулай ук бүген, 1 апрельдә, үз көченә керде.

2024 елда Татарстанда 99 меңнән артык мигрант исәпкә куелган. Шуларның 46 проценты эшләү, ә 17 проценты уку өчен килгән. Республика мәктәпләрендә 3178 мигрант баласы белем ала, 300гә якын бала бакчаларга йөри.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100