Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мигъраҗ кичәсе алдыннан «Хозур ТВ» һәм «Азан» радиосы махсус тапшырулар башлап җибәрә
Тапшырулар төнге бердә башланачак һәм иртәнге җидегә кадәр дәвам итәчәк.
(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Мигъраҗ кичәсе алдыннан «Хозур ТВ» һәм «Азан» радиосы махсус тапшырулар башлап җибәрә. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рәҗәб аеның егерме алтысыннан егерме җидесенә каршы төн ислам календарендә мөһим даталарның берсе булып санала. Әлеге төндә Исра вәл-Мигъраҗ вакыйгалары булган: сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ изге сәфәр кылган һәм күкнең Җиденче катына күтәрелгән.
«Хозур ТВ» телеканалы тамашачыларга рус телендә «Ночь Мирадж» һәм татар телендә «Мигърадж кичәсе» тапшыруларын тәкъдим итәчәк. Тапшырулар төнге бердә башланачак һәм иртәнге җидегә кадәр дәвам итәчәк. Тапшырулар арасында Кәлам Шәриф укылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз