Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мидхәт Шаһиәхмәтов Уйлап табучылар һәм рационализаторлар көне белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов уйлап табучыларны һәм рационализаторларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Хөрмәтле уйлап табучылар һәм рационализаторлар! Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне Уйлап табучылар һәм рационализаторлар көне белән котлыйм!» – диелә котлауда.
Мидхәт Шаһиәхмәтов бу көннең югары интеллект, энтузиазм, иҗади активлык һәм стандарт булмаганча фикер йөртү сәләте белән аерылып торган төрле юнәлеш белгечләрен берләштерүен ассызыклады.
«Сезнең эшчәнлегегез – икътисадны үстерү һәм модернизацияләү, югары технологияле җитештерүләрне үстерү һәм халыкның иминлеген арттыру өчен технологик нигез формалаштыруның стратегик бурычларын нәтиҗәле хәл итүнең иң мөһим факторы», – дип билгеләп үтте республиканың икътисад министры.
Ул Татарстанның уйлап табучылары һәм рационализаторларының нәтиҗәле хезмәте алга таба да яңа икътисади уңышларга, фәнни казанышларга ирешүгә һәм дәүләтнең технологик суверенитетын ныгытуга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.
«Сезгә нык сәламәтлек, иҗади казанышлар һәм яңа ачышлар телим!» – дип тәмамлады сүзен Шаһиәхмәтов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз