Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мидхәт Шаһиәхмәтов турында: Финанс-икътисади эшчәнлектә бай тәҗрибәсе бар
Мидхәт Шаһиәхмәтов кандидатурасы республика Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Икътисад министры вазифасина билгеләү карары кабул ителде. Бу хакта карар Татарстан Дәүләт Советы утырышында расланды.
«Мидхәт Шаһиәхмәтовның комплекслы һәм системалы фикерләү белән финанс-икътисади эшчәнлектә бай тәҗрибәсе бар. Катлаулы шартларда Татарстанда социаль-икътисади үсешнең уңай динамикасы дәвам итә. Төбәгебез төп макроикътисади күрсәткечләр буенча Россия Федерациясе төбәкләре арасында алдынгы урыннарны саклап кала», – дип ассызыклап үтте Татарстанның Премьер-министры Алексей Песошин.
Песошин әйтүенчә, республиканың баланслы социаль-икътисади үсешен тәэмин итү өчен икътисад секторын комплекслы үстерүне һәм регулятор мохитне алга таба камилләштерүне дәвам итү аеруча әһәмиятле. «Республика дәүләт хакимияте башкарма органнарының илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча эшчәнлеген координацияләү һәм Татарстанның технологик лидерлыгын формалаштыру өчен инновацион һәм фәнни потенциалдан файдалану аерым игътибар таләп итә», – дип белдерде ул.
-
Шаһиәхмәтов 2020 елның 18 сентябреннән-Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы Икътисад министры вазифасын башкара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз