news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мидхәт Шаһиәхмәтов: Татарстанның үсеше буенча фараз төзегәндә предприятиеләргә йөз тоттык

Татарстанның 2023-2025 елларга социаль-икътисади үсешен фаразлаганда, беренче чиратта, предприятиеләрнең планнары исәпкә алынган. Бу хакта 2023-2025 елларга бюджет проекты буенча парламент тыңлауларыннан соң, журналистларга икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтте.

«Билгесезлек югары булган шартларда күбрәк предприятиеләрнең, шулай ук, муниципалитетларның үсеш планнарына йөз тоттык һәм 2023-2025 елларга үсеш фаразларын булдырдык», - диде министр.

Мидхәт Шаһиәхмәтов РФ икътисади үсеш министры Максим Решетников сүзләренә таянып, Россиянең икътисади субъектларына карата 11 меңнән артык санкция кертелгәнен искәртте.

«Һәр көн, һәр ай яңа санкцияләр кертелә. Кичә сигезенче пакет барлыкка килде. Әле ул санкцияләр дәвам итәчәк дип тә ишетәбез. Икенчел санкцияләр, безнең товар җитештерүчеләр белән эшләүче нейтраль дәүләтләргә каршы санкцияләр барлыкка килә. Ул сценарий шартлары төбәкнең үсеш фаразында исәпкә алына», - дип белдерде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Аның сүзләренчә, Татарстанның киләсе елга социаль-икътисади үсеше фаразында Urals маркалы нефть бәясе бер баррель өчен 70 доллар күләмендә. «Ләкин без күрәбез, бер атна элек бәясе 80 долларга кадәр җиткән иде, аннары төште. Россия нефтенең база саннары да исәпкә алына», - диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100