Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстанны «ТОП-5»леккә кертү буенча игътибар сораган юнәлешне атады
Татарстан Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстанны әлегә «ТОП-5»леккә кертмәгән юнәлешләрне атады.
Бу хакта ул «2027 елга һәм 2028-2029 еллар планлы чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» закон проекты буенча парламент тыңлауларында сөйләде.
«2026 елда Татарстан илдә инвестицион климат буенча Мәскәү белән бергә рейтингта беренче урында, ләкин системалы каршылыклар саклана: инженер челтәрләренә тоташу бәясе, вакыты, җир участогын алу, хезмәт ресурслары үтемлеге», – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.
Министр 2026 елда Татарстан төп алты юнәлеш буенча «ТОП-5»леккә кергәнен әйтте. Бизнеска ярдәм чаралары, күчемсез милек, кадрлар һәм хезмәт ресурслары, инфраструктура, технология һәм элемтә, бизнесны яклау, инженер челтәрләре һәм коммуникация. Ләкин экспорт эшчәнлеге, базарлар һәм конкуренция үсеше игътибар сорый. Уңай динамикага карамастан, республика әлегә «бишлек»кә керми», – дип белдерде Мидхәт Шаһиәхмәтов..
Ул Икътисад министрлыгының җаваплы министрлыклар һәм ведомстволар, ресурслар белән тәэмин итү оешмалары белән бергә резервларны бәяләү буенча анализ үткәргәнен әйтте. Предприятиеләрнең юл карталары буенча чаралар үтәлешенең сыйфаты каралган.
Министр чыгышында 2027-2029 елларда социаль-икътисади үсеш күрсәткечләренә ирешүнең төп факторларын билгеләп узды:
предприятиеләрнең тотрыклы, имин эшен тәэмин итү;
инвестиция проектларын һәм модернизация программаларын гамәлгә ашыруны дәвавм итү;
халыкара базарларга чыгу;
технологик үсеш, заманча технологияләрне кертү;
хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру;
халык керемнәрен арттыруга юнәледерелгән чарларны гамәлгә ашыру.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз