news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан икътисадчыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан икътисадчыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

ТР Премьер-министры урынбасары, ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов икътисадчыларны һәм тармак ветераннарын Икътисадчылар көне белән котлады. Ул мөрәҗәгатендә икътисадның социаль тотрыклылыкны һәм халыкның иминлеген тәэмин итүдә төп роль уйнавын ассызыклады.

Шаһиәхмәтов сүзләренчә, алдагы буыннар булдырган ныклы нигез һәм системалы планлаштыру нәтиҗәсендә Татарстан бүгенге көндә позитив икътисади үзгәрешләр гамәлгә ашыруда Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе. Ул билгеләп үткәнчә, республика яңа проектлар һәм инициативалар кертү өчен сынау мәйданчыгы булып тора.

«Икътисад – ул социаль тотрыклылыкны һәм халыкның иминлеген тәэмин итү өчен нигез», - дип билгеләп үтте министр котлавында.

Ул шулай ук хезмәттәшләренә югары профессиональлек, эшкә тугрылык һәм көндәлек хезмәт өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, аларның хезмәте төбәкнең һәм гомумән илнең икътисадының нәтиҗәле һәм баланслы үсешенә ярдәм итә.

«Кадерле коллегалар, сезгә ныклы сәламәтлек, дәрт, күтәренке кәеф һәм үзегезгә һәм якыннарыгызга бәхет телим! Куйган максатларга һәм яңа һөнәри уңышларга ирешүегезне, шәхес буларак үсүегезне телим!» - дип йомгаклады сүзен Шаһиәхмәтов.

news_right_1
news_right_2
news_bot