Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мидхәт Шаһиәхмәтов республикада кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм турында сөйләде
Премьер-министры урынбасары – Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юлламасындагы республиканың социаль-икътисади үсешендә кече һәм урта эшмәкәрлекнең әһәмияте турында сүзләрен шәрехләде. Бу хакта Татарстан Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Татарстан Республикасы эшмәкәрлек климаты үсешендә тотрыклык динамика күрсәтә. Монда бизнесның дәүләт ярдәме чараларының киң спектрын, шул исәптән «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында актив файдалануы төп рольне уйный. Алар яңа проектларны эшләргә генә түгел, ә гамәлдәге производстволарны модернизацияләргә дә мөмкинлек бирә.
Елның узып киткән киткән чорында кече һәм урта эшмәкәрлекнең 2,6 мең субъекты федераль һәм республика линияләре буенча финанс ярдәме алды. Дәүләт ярдәменең гомуми суммасы 38,7 млрд сумнан артып китте», – дигән министр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз