news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мидхәт Шаһиәхмәтов Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Эксперт рәисе булды

Татарстанда Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Эксперт советы – консультатив-киңәшләшү органы эшли башлады.

Мидхәт Шаһиәхмәтов Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Эксперт рәисе булды
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Эксперт советы эшли башлады. Советның беренче утырышында җитәкче итеп Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтовны сайладылар.

Эксперт советы Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Татарстан консультатив-киңәшләшү органы буларак оештырылды.

Совет республикада яшәүчеләрнең сайлау хокукларын саклау өлкәсендә җәмәгатьчелек фикеренә, экспертлар позициясенә анализ ясау, шулай ук сайлау системасын үстерү һәм камилләштерү мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр эшләү мәйданчыгы булырга тиеш.

Беренче утырышның көн үзәгенә Эксперт советына җитәкчелек органнарын – рәис һәм җаваплы секретарь сайлау мәсьәләсе куелды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов җитәкче булды. Җаваплы секретарь – ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы рәисе урынбасары, «Избиратель Татарстана» журналы баш мөхәррире Альберт Карпов сайланды.

«Ышаныч өчен рәхмәт. Совет уңышлы эшләсен өчен, барлык чараларны да кабул итәргә әзермен», – диде Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Татарстанда Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы Эксперт советы составына 22 кеше кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100