news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мидхәт Шаһиәхмәтов: Татарстанда азык-төлеккә бәяләр артуы күзәтелми

Ихтыяҗ туса, ул республика халкын азык-төлек белән тәэмин итү максатыннан авыл хуҗалыгы ярминкәләре ешрак үткәреләчәген әйтте.

Мидхәт Шаһиәхмәтов: Татарстанда азык-төлеккә бәяләр артуы күзәтелми
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Икътисадта туган катлаулы вазгыять белән бәйле рәвештә, әлегә Татарстанда азык-төлеккә бәяләр артуы күзәтелми. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта республиканың икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр итте.

«Азык-төлек базарында социаль мөһим товарларга бәяләр кисәк күтәрелүенә юл куймас өчен, төп продуктларның бәясенә атна саен мониторинг үткәрелә. Соңгы мониторинг буенча, бәяләр кисәк артуы күзәтелми», — диде министр.

Аның сүзләренчә, ихтыяҗ туса, республика халкын азык-төлек товарлары белән тәэмин итү максатыннан, авыл хуҗалыгы ярминкәләре ешрак үткәреләчәк. «Анда җирле җитештерүчеләр товарларын түбәнрәк бәядән тәкъдим итә», — дип искәртте Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Министр, кибеткә чабып, ниндидер товарларны күпләп сатып алырга сәбәпләр әлегә юк дип саный.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100