news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан Милли банкы башлыгы вазифасыннан киткән

Россия Үзәк Банкы Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Милли банкы бүлегендә хәбәрне расладылар.

(Казан, 30 март, "Татар-информ"). Мидхәт Шаһиәхмәтов Россия Үзәк Банкы Идел-Нократ баш идарәсе җитәкчесе урынбасары - Татарстан Милли банкы бүлеге идарәчесе вазифасыннан киткән. Бу хәбәрне Татарстан Милли банкында да, Россия Үзәк Банкы Идел-Нократ баш идарәсендә дә расладылар.

«Мидхәт Шаһиәхмәтов отставкасын раслыйбыз», – дип хәбәр итте "Татар-информ"га Россия Үзәк Банкы Идел-Нократ баш идарәсенең тышкы коммуникацияләр һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге җитәкчесе Елена Суворова.

Вазифадан китүнең сәбәбе һәм Шаһиәхмәтов урынына кем булачагы турында хәбәр ителми.

Искәртеп үтик, Мидхәт Шаһиәхмәтов Казанда туган. 1991 елда Казан финанс-икътисад институтының   "Икътисади һәм социаль планлаштыру" бүлеген тәмамлаган. Татарстан Милли банкы башлыгы вазифасын 2014 елның октябреннән башкарган.

Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы. Икътисад фәннәре докторы.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100