news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мидхәт Шаһиәхмәтов: Сайлау кампаниясен үткәрү эксперт советы эшеннән тора

Татарстан үзәк сайлау комиссиясе каршындагы эксперт советына сәяси партияләр, фәнни оешмалар бүлекләре вәкилләре кергән.

Мидхәт Шаһиәхмәтов: Сайлау кампаниясен үткәрү эксперт советы эшеннән тора
архив/Михаил Захаров

(Казан, 18 гыйнвар, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстанда сайлау кампаниясе үткәрүнең сыйфаты Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе каршындагы эксперт советы эшеннән тора. Бу турыда Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов әйтте.

Бүген Үзәк сайлау комиссиясе каршында эксперт советы эшли башлады. Мидхәт Шаһиәхмәтов сүзләренчә, Үзәк сайлау комиссиясе каршында консультатив-киңәшмә орган буларак оештырылган.

“Совет республикада яшәүчеләрнең сайлау хокукларын саклау өлкәсендә җәмәгатьчелек фикеренә, экспертлар позициясенә анализ ясау, шулай ук сайлау системасын үстерү һәм камилләштерү мәсьәләләре буенча тәкъдимнәр эшләү, абруен ныгыту мәйданчыгы булырга тиеш”, - диде Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Совет составына сәяси партияләр төбәк бүлекләре вәкилләре, фәнни һәм мәгариф оешмалары, хакимият органнары Россия Дәүләт Думасы белән Татарстан Дәүләт Советы депутатлары кергән. Аның составында барлыгы 22 кеше.

  • Быел Татарстан Дәүләт Советы депутатлары сайлаулары, 2020 елда Татарстан Президенты һәм муниципаль сайлаулар, 2021 елда Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулар узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100