news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мидхәт Шаһиәхмәтов: Хәзер безнең бурыч — ихтыяҗны стимуллаштыру

Татарстанда Республика маркетинг үзәге эшли, аның нәтиҗәсендә эшкуарлар 28 млрд сум акча эшләгән.

Мидхәт Шаһиәхмәтов: Хәзер безнең бурыч — ихтыяҗны стимуллаштыру
архив/Михаил Захаров

(Казан, 30 май, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстанда икътисадны җанландыру өчен ихтыяҗны стимуллаштырырга кирәк. Бу хакта Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Татарстан икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде.

Әлеге бурычны хәл итү кысаларында Республика маркетинг үзәге төзелде. Аны предприятиеләргә һәм муниципалитетларга эчке ихтыяҗны стимуллаштыру чарасы буларак актив тәкъдим итәләр.

«Гади генә итеп әйткәндә, заказчы һәм тәэмин итүче керә торган мәйданчык бар. Закон таләпләрен үтәгәндә, аларның бер-берсен табуы мөһим. Бүген әлеге мәйданчыкта 3,5 меңнән артык предприятие эшли инде. Алар 28 млрд сум акча эшләде инде», — диде ул.

Интервьюны тулысынча sntat.ru. сайтында укырга мөмкин. Видеоверсияне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының YouTube каналында карарга була.

Телевизион версияне «Татарстан 24» телеканалында «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» программасында шимбә, 18.30 һәм якшәмбе, 13.30 сәгатьтә карап булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100