news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мидхәт Шаһиәхмәтов: Август азагында Алабугада күпләп сату-бүлеп тарату үзәге ачылачак

Эшмәкәрләргә күпләп товар сатып алу һәм җитештергән продукцияне урнаштыру өчен уңайлы үзәк булыр дип көтелә.

(Казан, 18 август, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 26 августта Алабуга шәһәрендә X5 Retail Group өчен күпләп сату-бүлеп тарату үзәге ачылачак. Проектка җәлеп ителгән инвестицияләрнең гомуми күләме 980 млн сум тәшкил иткән. Бу хакта Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Хөкүмәт Йортында узган брифингта хәбәр итте.

«Әлеге үзәк Алабуга моношәһәрендә 270 кешене эшкә урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, логистик үзәк эшмәкәрләргә күпләп товар сатып алуда һәм Татарстан территориясендә җитештерелә торган товарларны урнаштыруда ярдәм итәчәк», — дип әйтте Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Министр сүзләренә караганда, логистик үзәк өчен инженерлык һәм юл инфраструктурасы төзелеше «Моношәһәрләрне үстерү фонды» ярдәмендә тормышка ашырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot