news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мидхәт Фарукшин 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Профессор М.Фарукшин күп еллар дәвамында политологиянең фундаменталь проблемаларын тикшерү белән шөгыльләнә

(Казан, 30 сентябрь, “Татар–информ). Бүген Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, ТР Фәннәр академиясе мөхбир–әгъзасы, Казан дәүләт университетының политология кафедрасы мөдире, профессор, фәлсәфә фәннәре докторы Мидхәт Фарукшин 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Профессор Мидхәт Фарукшин күп еллар дәвамында политологиянең фундаменталь проблемаларын тикшерү белән шөгыльләнүче танылган галимнәрнең берсе. Профессор М.Фарукшинның фәнни мәнфәгатьләр даирәсе киң проблемаларны колачлый: сәяси мәдәният феноменын анализлау, сәяси партияләр һәм партия системалары теориясе, бүгенге көндә Россиядәге сәяси элитизм һәм төбәк элиталарын өйрәнү һәм башкалар.
Соңгы елларда профессор М.Фарукшин Россия һәм чит илләр контекстында федерализмны чагыштырма өйрәнүгә зур игътибар бирә. 1998 һәм 2004 елларда дөнья күргән монографияләре әнә шул хакта сөйли. Ул барлыгы 230 дан артык фәнни хезмәт авторы, шуларның 14 е – монография. 2009 елда аның федерация субъектларын чагыштырма өйрәнүгә багышланган китабы басылып чыкты.
Профессор М.Фарукшин фәнни–педагогик эшчәнлек өлкәсендә зур уңышларга иреште. Ул 30 ел дәвамында университет кафедрасын җитәкләде, 1989–1990 елларда КДУда политология кафедрасын оештыручы ролендә чыгыш ясады. Профессор Фарукшин 1992, 1994, 1997, 1999, 2004 елларда дөнья күргән политолгия буенча биш укыту әсбабының төп авторы һәм җитәкчесе булды. Шуларның берсе югары белем бирү буенча РФ Дәүләт комитеты грифын алды. 2007 елда аның редакциясендә “Сәяси фән категорияләре” дигән монография басылып чыкты. М.Фарукшин 7 фән докторы һәм 48 фән кандидатын әзерләде.
1998 елда профессор М.Фарукшин Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир–әгъзасы итеп сайланды. Ул ТР Фәннәр академиясенең политология буенча Гыйльми советы рәисе, КДУ каршында докторлык һәм кандидатлык диссертацияләрен яклау буенча махсуслаштырылган советны җитәкли, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының политология буенча Фәнни–методик советы составына керә. Профессор Фарукшинның чит ил фәнни даирәләре белән киң Халыкара элемтәләре бар: ул Халыкара конференцияләрдә күп мәртәбә чыгыш ясады, АКШ, Германия, Испания, Бельгия, Франция һәм Швейцария университетларында лекция курслары укыды.
Профессор Мидхәт Фарукшин үзенең иҗтимагый һәм эксперт–аналитик эшчәнлеге белән Россия Федерациясе һәм чит илләрдә яхшы мәгълүм.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100