news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Эр-Рияд аэропортына ракета һөҗүме вакытында Россия гражданнары зыян күрмәгән

Якынча мәгълүматлар буенча, Йәмән хуситларының Согуд Гарәбстаны башкаласы Эр-Рияд аэропортына ракета һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр арасында Россия гражданнары юк. Бу хакта РФ Тышкы эшләр министрлыгы Россия Федерациясенең Эр-Риядтагы илчелегеннән алынган мәгълүматка сылтама белән хәбәр итә.

Элегрәк король Халид исемендәге аэропортка һөҗүм нәтиҗәсендә кимендә 12 кешенең һәлак булуы һәм 300дән артыгының зыян күрүе билгеле булган иде. РФ Тышкы эшләр министрлыгы билгеләп үткәнчә, һәлак булучылар арасында Согуд Гарәбстаны, Бангладеш, Мисыр, Иордания, Сирия, Палестина, Судан һәм Америка Кушма Штатлары гражданнары бар.

Россия тышкы сәясәт ведомствосы һәлак булучыларның якыннарының олы кайгысын уртаклашты, яраланучыларның тизрәк савыгуларын теләде һәм әлеге һөҗүмне гаепләп чыкты.

Моңа кадәр The Wall Street Journal газетасы Согуд Гарәбстанындагы рәсми затларга сылтама белән һөҗүм вакытында ракеталарның өченче һәм дүртенче терминалларга төшүе турында язган иде. Нәтиҗәдә, түбәнең бер өлеше эчтәге кешеләр өстенә җимерелгән.

Эр-Риядтагы король Халид исемендәге аэропорт 8 октябрьдә дә һөҗүмгә дучар булган иде. Ул чагында өч кеше һәлак булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot