news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Microsoft» һәм «КАМАЗ» стратегик партнерлар булачак
Казанда “КАМАЗ” ААҖ һәм «Microsoft» корпорациясе арасында хезмәттәшлек итү турында меморандум имзаланды
Скопировать ссылку
(Казан, 30 март, “Татар-информ”). Казанда “КАМАЗ” ААҖ һәм «Microsoft» корпорациясе арасында хезмәттәшлек итү турында меморандум имзаланды. Килешүгә башкалада Татарстанның төп төбәк заказчылары IT-директорлары - «Microsoft» корпорациясе вице-президенты Вахо Торосян һәм «Microsoft Rus» президенты Николай Прянишников катнашында узган төгәрәк өстәл нәтиҗәләре буенча кул куелды.
Әлеге очрашу кысаларында “КАМАЗ” ААҖнең мәгълүмати технологияләр департаменты директоры Виктор Ганин «Microsoft» корпорациясе менеджеры белән IT-технологияләр өлкәсендә стратегик хезмәттәшлек һәм лицензия килешүләрен озайту мәсьәләләре хакында фикер алышты. Яклар стратегик партнерлык автомобиль төзелеше тармагында «Microsoft» корпорациясе карарлары турында тәҗрибә алмашу өлкәсендә яңа мөмкинлекләр бирәчәк дигән гомуми фикергә килде. Чаллы шәһәрендә “КАМАЗ” ААҖ территориясендә «Microsoft» компетенция үзәген, IT-квалификацияне арттыру һәм укыту үзәген булдыру, шулай ук «Microsoft» тарафыннан финансланучы кайбер уртак проектларны гамәлгә ашыру кирәклеге әйтелде.
Очрашу нәтиҗәләре буенча “КАМАЗ” ААҖ һәм «Microsoft» корпорациясе арасында хезмәттәшлек итү турында меморандум имзаланды, анда яклар озак вакытлы партнерлык мөнәсәбәтләрен урнаштыру һәм үстерү ниятен белдерде. “КАМАЗ” ААҖндә өстенленкле ИТ-проектларны гамәлгә ашыру буенча мәгълүмати-консультация һәм техник ярдәм күрсәтүне үстерү, «Microsoft» технологияләре базасында “КАМАЗ” ААҖ өчен ИТ-карарларны бергәләп эшләү күздә тотыла. “КАМАЗ” ААҖ ягыннан меморандумга генераль директорның икътисад һәм финанслар буенча урынбасары Гөлүзә Иманова кул куйды, дип хәбәр итә автозаводның матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2