news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Microsoft корпорациясе Россиядә эшен туктатып тора

Россиядә бизнесның күп кенә аспектлары санкцияләр турындагы хакимият карарлары нигезендә туктатылган.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). Россиядә Microsoft корпорациясенең яңа продуктларын һәм хезмәтләрен сату туктатыла.

«Россиядә Microsoft продуктларын һәм хезмәтләрен сатуны туктатабыз дип хәбәр итәбез», — диелә компания президенты Брэд Смитка сылтама белән корпорация сәхифәсендә.

Корпорация билгеләп үткәнчә, АКШ, Евросоюз һәм Бөекбритания хөкүмәтләре белән тыгыз хезмәттәшлек аркасында Россиядә бизнесның күп кенә аспектлары санкцияләр турындагы хакимият карарлары нигезендә туктатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot