Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мичиган университеты ТР белән хезмәттәшлекне озак вакытлы стратегик партнерлыкта күрә
Бу хезмәттәшлек мөмкинлекләре бүген ТР Икътисад министрлыгында узган очрашуда каралды
(Казан, 25 май, “Татар-информ”). Мәгариф, студентлар алмашу, дәүләт хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү программаларын гамәлгә ашыру, уртак фәнни-тикшеренү эшләрен алып бару –Татарстан белән Мичиган дәүләт университеты арасындагы хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләре әнә шулар. Бу хезмәттәшлек мөмкинлекләре бүген ТР Икътисад министрлыгында Мичиган университеты колледжы деканы Шерман Гарнетт һәм Ауропа, Россия һәм Евразия тикшеренүләре үзәге директоры Норман Грах катнашында узган очрашуда каралды. Американың әлеге югары уку йорты 17 колледжны берләштерә. Алар базасында бүген 200 гә якын мәгариф программасы гамәлгә ашырыла.
Университет вәкилләре Татарстанга ТР икътисад министры Марат Сафиуллин чакыруы буенча килгән. Ике көн дәвамында алар республика вузлары белән танышачак, башкарма хакимият органнарында булачак.
Бүген Икътисад министрлыгындагы очрашу “Татарстан-үсешнең яңа перспективалары” дигән презентация белән танышудан башланды. “Без Россия төбәкләренең көчле ягы белән танышырга, сезнең өчен кай яктан файдалы була алачагыбызны билгеләргә телибез”, -ди Мичиган университеты колледжы деканы Шерман Гарнетт. Кунаклар Татарстанның нефть төбәге генә түгел, ә югары үсештәге һәм икътисады диверсификацияләнгән төбәк булуын белгәч, гаҗәпләнүен белдерде. Алар Татарстан белән хезмәттәшлекне аерым акцияләр аша түгел, ә озак вакытка исәпләнгән стратегик партнерлык аша күрә. Шерман Гарнетт Мичиган университеты арасында элемтәләр урнаштыруда үзенең шәхсән ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.
Икътисад министры Марат Сафиуллин, үз чиратында, Татарстан җитәкчелегенең фәнгә һәм мәгарифкә масштаблы инвестицияләр салуга әзер булуын җиткерде, республикада дөньяда иң яхшы университетларның берсен төзү планнары белән уртаклашты. Яклар шулай ук студентлар һәм педагоглар стажировкаларын оештыру хакында сөйләште.
Мичиган университеты вәкилләренең сәфәр нәтиҗәләре иртәгә ТР Икътисад министрлыгында игълан ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз