Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мичиган университеты галиме оештырган онлайн-җыенда татар теле турында сүз барды
Төрки белем җыенында КФУгалимәсе Гүзәл Нәбиуллина татар теленең синтаксик төзелеш нормлары, үзгәрешләре турында сөйләде.
(Истанбул, 25 апрель, «Татар-информ», Рушания Алтай). АКШның Мичиган университеты галиме Тимур Коҗаоглу җитәкчелегендә төрки дөнья аудиториясе өчен zoom платформасында оештырылган ХХХХХVII Төркибелем җыенында татар теленең үзенчәлекләре турында сүз барды.
Әлеге фәнни җыенда КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Гүзәл Нәбиуллина «Татар теленең синтаксик төзелеш нормалары һәм үзгәрешләре» дип аталган доклад белән чыкты.
Татар галимәсе чыгышында татар сөйләмендә нинди синтаксик төзелмәләр кулланылуы, хәзерге вакытта җөмләнең нинди үзгәрешләр кичерүен үрнәкләр китереп аңлатты. Өстәлмәләр, керешмәләр, семантик тартылу күренешләре, парцелляция хакында сөйләде.
«Замана үзгәрү белән телдә сүзтезмәләр, җөмлә кисәкләре, җөмләләр кыскаруы күзәтелә. Әгәр теге яки бу сүзнең, кисәкнең җөмләдә әһәмияте булмаса, яки үзеннән үзе аңлашылса – кулланылмый. Әйтик, социаль өлкәне — „социалка“, музыка мәктәбен — „музыкалка“, нефть сәнәгатен „нефтянка“ дип кыскартып әйтү очраклары белән еш очрашырга мөмкин», — дип сөйләде ул.
Гүзәл Нәбиуллина татар теле синтаксик төзелеше белән бәйле татарча фәнни хезмәтләр, чыганаклар, әдәбиятлар белән дә таныштырып үтте. Аның татарча чыгышын төрек теленә Әгәй университетының тюрколог галиме Мостафа Өнәр тәрҗемә итте.
«Төрки белем виртуаль җыен» — рәсми фәнни үзәк. Мичиган университетының Халыкара мөнәсәбәтләр һәм Лингвистика бүлекләрендә эшләүче төрек галиме, профессор Тимур Коҗаоглу аны, COVID-19 пандемиясе башлангач, 2020 елның 21 мартында дөньякүләм танылган тюрколог галимнәр белән бергә оештырган.
«Төрки белем виртуаль җыен» атна саен үткәрелә. Андагы чыгышлар ике айда бер чыгучы электрон «Төрки белем тикшеренүләр сериясе”җурналында дөнья күрә. Тимур Коҗаоглу- Гаяз Исхакый кызы Сәгадәт Чагатай тарафыннан Анкарада корылган «Аяз Таһир Идел-Урал-Төркестан» фондының башкарма комитеты әгъзасы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз