news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миасс шәһәрендә «Гаилә» мәчете территориясендә Коръәнгә һәйкәл куелды

Миасс шәһәрендә «Гаилә» мәчетенә талантлы оста Радик Газизов Коръәнгә үзенчәлекле һәйкәл бүләк итте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Безнең шәһәрнең «Селянкино бистәсендәге беренче «Гаилә» мәчетенә бакыйлыкка күчкән әтием Шаргулла Газизов һәм Люзя Газизова, шәһәр мөселманнарының вафат ата-аналары истәлегенә улым белән мәчеткә Корьән китабы композициясен бүләк итәргә булдык. Композиция идеясен имам Әхмәт хәзрәт тәкъдим итте, безнең илдәге башка мәчетләрдәге төрле мәдәни объектларның фотоларын күрсәтте», - дип сөйләде ул.

Бу сынның авырлыгы 600 кг дан артык. Ачык Коръән китабы рәвешендә ясалган композициягә аять язылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot