news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миәс шәһәрендә «Шигырь вә каһвә» татар-башкорт шигърияте кичәсе узган

Кичәне оештыручылар җанлы тамаша күрсәтүдән тыш, кунакларны каһвә һәм тәм-томнар белән сыйлаганнар.

Миәс шәһәрендә «Шигырь вә каһвә» татар-башкорт шигърияте кичәсе узган
Оксана Ильюпның шәхси архивыннан

22 гыйнварда Чиләбе өлкәсе Миәс шәһәрендә «Шигырь вә каһвә» дип аталган татар-башкорт шигърияте кичәсе узган.

«Кичәдә татар һәм башкорт шигырьләреннән тыш, төрекмән һәм төрек әсәрләре дә яңгырады. Аларын Төрекмәнстанда туган һәм гомере буе Төркиядә яшәгән Рахман Халбаев укыды. Килгән тамашачы шактый актив булды - татарча һәм башкортча җырлар белән чарабызны тулыландырды. Кичәнең азагында «Уралым» коллективының җитәкчесе, хореограф Айгөл Әмирова башкорт биюе буенча мастер-класс күрсәтте», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә шагыйрә, автор-башкаручы Оксана Ильюп.

Сулдан уңга: кичәне оештыручылар Оксана Ильюп белән Зәлия Әхтәмова

Фото: © Оксана Ильюпның шәхси архивыннан

«Шигырь вә каһвә» чарасына керү ирекле булган. Анда, башлыча, татарлар һәм башкортлар килгән. Барлыгы 23 кеше катнашкан. Оксана Ильюп сүзләренчә, кичәне ул «Башмагым» Чиләбе татар халык театры актрисасы, «Татар кызы-2014» бәйгесенең җиңүчесе, Миәстә яшәүче Зәлия Әхтәмова белән бергә оештырган. Оештыру эшендә театр коллективы да ярдәм иткән. Алар җанлы тамаша күрсәтүдән тыш, кунакларны каһвә һәм тәм-томнар белән сыйлаганнар. Актив тамашачыларны китапларлар белән бүләкләгәннәр.

Фото: © Оксана Ильюпның шәхси архивыннан

«Кичәбез күп еллар Миәстә яшәп иҗат иткән якташыбыз Альберт Рәхимовның шигыреннән башланды. Ул, бакыйлыкка күчүенә карамастан, һәрчак безнең йөрәкләрдә! Чиләбенең үзеннән дә килүчеләр булды. Чиләбенең яшь шагыйре Артур Мөхәммәди үзенең шигырьләрен укыды. Миәс сәнгать һәм мәдәният көллияте студенты Дауыт Камалов, кичәгә ямь өстәп, гитарада татар халык көйләрен уйнады. Шигърият яшьләрне дә, өлкәннәрне дә бер матур һәм бик җанлы кичәдә берләштерде. Миәс өчен мондый чаралар тансык», – диде. Оксана Ильюп.

Фото: © Оксана Ильюпның шәхси архивыннан

Татарстанның Балтач районында туып-үскән, озак еллар Чиләбе өлкәсендә яшәүче 82 яшьлек Галия Җәләлетдинова әлеге кичәдә аеруча канәгатьлек хисе кичергәнен әйткән. Ул үзе дә татар халык җырларын башкарып күрсәткән.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Оксана Ильюп 8 ноябрьдә «Шигырь вә каһвә» дигән татар шигърияте кичәсе үткәргән иде. Әдәбият сөюче татар яшьләрен җыю идеясен ул Казаннан алып кайткан булган. 2022 елда шагыйрь Булат Ибраһимов яшь иҗатчыларны каһвәханәгә җыйды.

Фото: © Оксана Ильюпның шәхси архивыннан

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100