Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
МIA BOYKA чәк-чәк аркасында диетасын бозарга әзер булуын әйтте
Җырчы MIA BOYKA татар милли ризыкларын яратуы һәм чәк-чәк аркасында диетасын бозарга әзер булуы турында сөйләде.
«Мин сезнең өчпочмакларыгызны, чәк-чәкләрегезне ашар өчен диетамны бозарга әзер. Миңа кунакханәгә чәк-чәк алып килделәр. 40 минут түздем, ләкин аннары барыбер ачып ашадым», – диде артист кичә «Казан» гаилә үзәге янында узган «Бергә булырга вакыт!» фестивалендә чыгыш ясаганда.
Исегезгә төшерик, зур концерт 14:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр дәвам итте. Кичәнең хедлайнерлары буларак MIA BOYKA, Татьяна Куртукова һәм «Отпетые мошенники» төркеме чыгыш ясады.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз