Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнехановны Президент вазифасына тәкъдим итүне дүрт йөздән артык депутат хуплады
Республика җитәкчесе вазифасына теркәлгән кандидатларның тулы исемлеге 2020 елның 7 августына билгеле булачак.
(Казан, 20 июль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзәк сайлау комиссиясенә республика җитәкчесе вазифасына тәкъдим итүне 406 депутат хуплаган. Гамәлдәге законнар нигезендә Татарстан Республикасы Президенты вазифасына һәр кандидат кимендә 387 имза җыярга тиеш.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясендә хәбәр итүләренчә, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президентына кандидат буларак беренче булып документларның тулы пакетын тәкъдим итте.
«Барлык кандидатларга теркәлү өчен документларны Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенә 29 июльнең эш көне ахырына кадәр тапшырырга кирәк», — дип шәрехләде вазгыятьне республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.
Ул аныклап узганча, Үзәк сайлау комиссиясе документларны тапшырганнан соң ун көн эчендә кандидатларны теркәү турында карар кабул итәчәк. «Димәк, 7 августка барлык теркәлгән кандидатлар да билгеле булачак», — диде Кондратьев.
- Татарстан Республикасы Президенты сайлавы республикада бердәм тавыш бирү көнендә — 2020 елның 13 сентябрендә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз