news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнехановка Үзбәкстан татарлары турындагы сюжетларның ничек әзерләнүен күрсәттеләр

ТР Президенты «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең Ташкенттагы хәбәрчеләр пункты эше белән танышты.

Миңнехановка Үзбәкстан татарлары турындагы сюжетларның ничек әзерләнүен күрсәттеләр
tatarstan.ru

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ташкентта «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең хәбәрчеләр пунктында булды. Телерадиокомпаниянең генераль директоры Илшат Әминов һәм махсус хәбәрче Динара Хәбибуллина ТР Президенты өчен презентация үткәрде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Рөстәм Миңнеханов «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең Ташкенттагы хәбәрчеләр пунктындагы эш шартлары белән кызыксынды, кыскача интервью бирде һәм хезмәткәрләргә эшләрендә уңышлар, яңалыкларда яхшы һәм уңай сюжетларның күбрәк булуын теләде», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

«Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең хәбәрчеләр пунктын ачу турында карар ТР Президенты тарафыннан 2017 елның сентябрендә Ташкентта татар иҗтимагый берләшмәләре активы белән очрашу вакытында кабул ителгән иде.

Бүгенге көндә Үзбәкстанда 300 меңгә якын татар гомер итә, иң зур татар диаспоралары Сәмәрканд һәм Ташкент өлкәләрендә урнашкан. «ТНВ-Планета» иярченле телеканалы Үзбәкстан татарлары арасында аеруча популяр. Татар телендәге телепрограммалар диаспораларга туган телне сакларга һәм үзләренең тарихи Ватанындагы оператив яңалыклар белән танышырга мөмкинлек бирә.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100