Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнехановка йогышлы авырулар хастаханәсенең әзерлек дәрәҗәсе турында хәбәр иттеләр
Татарстан Президенты йогышлы авырулар клиникасының төзелеш мәйданчыгында булды.
(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Казанда йогышлы авырулар хастаханәсенең икенче чиратын төзү график буенча бара. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төзелеш объектында булды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Президентка объектның әзерлек дәрәҗәсе турында хәбәр иттеләр. Рөстәм Миңнеханов бөтен технологияне, аерым алганда, пациентның хастаханәгә кергәннән алып дәвалануга юллауга кадәр күчерү логистикасының мөһимлеген билгеләп үтте», — диде Лилия Галимова.
Яңа дәвалау корпусы 232 урынга исәпләнгән. Ул 504 урынга кадәр киңәйтү мөмкинлеге булган бокс-палаталардан тора. Хастаханәне 15 августта тапшырырга планлаштыралар.
«Президент эш темпын туктатмау һәм объектны тапшыру вакытына бер атна кала әзер итү бурычын куйды», — дип ачыклык кертте матбугат хезмәте җитәкчесе.
Казанда йогышлы авырулар хастаханәсенең беренче чираты 2006 елда төзелде. Татарстан Президенты икенче чиратны төзү турындагы карар кабул итте.
Яңа корпусның якынча мәйданы 15 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Яңа монолит-кирпеч бинаны заманча югары технологияле медицина җиһазлары, шул исәптән ИВЛ аппаратлары, компьютер томографы, рентгенология һәм эндоскопия аппаратурасы, УЗИ белән җиһазландырырга планлаштыралар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз