news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнехановка Тюрингиядә архитектурада ясалма интеллект турында сөйләделәр

Казан архитектура-төзелеш университеты Германиядәге хезмәттәшләре белән эшне җайга салган инде.

Миңнехановка Тюрингиядә архитектурада ясалма интеллект турында сөйләделәр
tatarstan.ru

(Казан, 24 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Баухаузда Веймар университеты лабораторияләрендә булды. Анда сәнгать, дизайн, төзелеш һәм архитектура өлкәсендә белгечләр әзерлиләр. Республика җитәкчесен акыллы шәһәрләр технологияләрен булдыру проектлары белән таныштырдылар. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Татарстан Президентына бүген Цифрлы лаборатория белгечләре эшли торган югары технологияле берничә проект тәкъдим ителде. Аерым алганда, бу транспорт инфраструктурасын үстерү өлкәсе белән бәйле. Эрфурт шәһәренең цифрлы моделе мисалында Рөстәм Миңнехановка яңа технологияләрнең транспорт челтәрләрен ничек анализларга, зур юл бөкеләрен булдырмаска, йөк агымнарын контрольдә тотарга мөмкинлек бирүе турында сөйләделәр», - диделәр матбугат хезмәтендә.

«Аннары Рөстәм Миңнехановка төзелештә һәм архитектурада ясалма интеллект кертү тәҗрибәсе турында сөйләделәр. Төп юнәлешләрнең берсе - төрле төзелеш процессларын мәгълүмати модельләштерү», - дип хәбәр итәләр матбугат хезмәтендә. Рөстәм Миңнехановка Баухауз ИТ-белгечләре тарафыннан эшләнгән акыллы датчиклар тәкъдим ителде.

Баухауз университетында Рөстәм Миңнеханов шулай ук визуализация һәм виртуаль чынбарлык лабораториясендә булды. Анда төзелеш һәм инженерия процессларын модельләштерү өчен билгеләнгән 3D-дисплей урнашкан. Система комплекслы өч үлчәмле симуляцияләрне визуальләштерү өчен туры килә.

Сәфәр ахырында Рөстәм Миңнеханов Баухауз университеты вәкиллекләренә рәхмәт белдерде. «Минемчә, әлеге системалар төзелештә бик кирәк булачак. Мәсәлән, ремонт эшләренә керешкәнче, маршрутизация ясарга, барлык процессларны да җентекләп тикшерергә була. Шулай ук моны медицина өлкәсендә дә кулланырга мөмкин», - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов Баухауз белән республика югары уку йортлары хезмәттәшлегендә зур потенциал булуын билгеләп үтте. КДАТУ ректоры Рәшит Низамов үз чиратында Казан университетының немец хезмәттәшләре белән эш алып баруын хәбәр итте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100