news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнехановка «Татнефть» челтәре үсешенең яңа концепциясен тәкъдим иттеләр

Компания фирма автозаправкалары челтәрен 1,1 меңгә кадәр киңәйтергә һәм машина йөртүчеләр өчен сервис оештыруны җайга салырга планлаштыра.

Миңнехановка «Татнефть» челтәре үсешенең яңа концепциясен тәкъдим иттеләр
tatarstan.ru

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефть» директорлар советы утырышын уздырды. Анда компаниянең ваклап сату бизнесын үстерүнең яңа концепциясен дә кертеп, кайбер мәсьәләләр каралды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хәзерге вакытта компаниянең ваклап сату челтәре елына 1,9 млн тонна сату күләме белән 713 АЗСны үз эченә ала. Ваклап сату бизнесын үстерү стратегиясе кысаларында автозаправка станцияләрен 1,1 меңгә, шул исәптән франчайзингларны 150гә кадәр арттыру планлаштырыла», - диделәр матбугат хезмәтендә.

Концепция сервисларның һәм хезмәтләрнең тулы спектры булган АЗС булдыруны һәм ягулык булмаган бизнесны үстерүне күздә тота.

Быел җәй «Татнефть» фин компаниясеннән 75 АЗСтан торган Neste челтәрен һәм Петербургта терминал сатып алды. Моннан тыш, компания Үзбәкстанда беренче автозаправка станцияләрен ачып, төбәкләр исемлеген киңәйтте.

Директорлар советы утырышы барышында, климат үзгәрешен исәпкә алып, сәнәгать куркынычсызлыгы, хезмәтне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге сәясәтнең яңа редакциясе дә каралды. Документта климат үзгәрүен булдырмау өлкәсендә «Татнефть» принциплары, шул исәптән ТСFD киңәшләре нигезендә компанияләр төркеме буенча парник газлары чыгаруны комплекслы исәпкә алуны оештыру беренче тапкыр чагылдырылды.

Директорлар советы утырышында катнашучылар тагын социаль проектлар белән идарә итүнең бердәм системасы һәм «Татнефть» программалары турында доклад тыңлады. Шулай ук 2019 елның сигез аенда компания бюджеты үтәлеше нәтиҗәләре каралды, октябрь аена һәм быелның IV кварталына бюджет расланды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100