Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнехановка Татарстанда көнкүреш калдыклары эшкәртә торган завод төзергә тәкъдим иттеләр
Елына 150 мең тонна егәрлекле завод төзелешенә 2,7 млрд сум инвестиция таләп ителәчәк.
(Казан, 27 февраль, «Татар-информ», Диана Авакян). Санкт-Петербургның ARSKA Technologies компаниясе Татарстанда калдыкларны 100 процент кабул итәргә сәләтле чүп эшкәртә торган завод төзергә планлаштыра. Бу турыда компания директоры Артем Воловиков «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында әйтте. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
«Мин Татарстан территориясендә каты коммуналь калдыкларны эшкәртә торган завод төзергә тәкъдим итәм. Ул аналогларыннан 100 процент калдыкларны эшкәртүгә кабул итүе белән аерылып торачак. Бу чүп-чарны алдан аерырга кирәкми дигән сүз», — диде докладчы.
Чүпләрне аерым җыярга кирәк булмау, проектны иртәгә башлау мөмкинлеге бирә. Предприятие эшкәртүгә өстәмә дәүләт субсидияләренә ихтыяҗ кичерми. Ул регоператор һәм бюджетка салым китереп эшли ала, дип билгеләп үтте спикер. Мондый завод АКШта, Мичиган штатында эшли.
Бу проект пар кулланылу белән аерылып тора. Эшкәртелгән калдыклардан биомасса чыга, аны ашлама, кара һәм төсле металл, пыялаобой буларак кулланырга була. «Елына 150 мең тонна егәрлекле завод төзелешенә 2,7 млрд сум инвестиция кирәк. Ел саен бюджетка 500 мең сум салым түләнеләчәк, керем елына 700 мең сум тәшкил итәчәк», — дип билгеләп үтте Артем Воловиков.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллинга АКШ заводына республика делегациясе сәфәрен оештырырга кушты.
«Әгәр бу дөрес булса – бу көчле», — диде Татарстан Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз