Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнехановка Төбәкара клиник-диагностика үзәге нур диагностикасы бүлеге тәкъдим ителде
Рөстәм Миңнехановка «18 нче шәһәр клиник үзәк сырхауханәсе» медицина учреждениенисен модернизацияләү этаплары турында хәбәр иттеләр.
(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов капиталь төзекләндерүдән соң 18 нче шәһәр клиник үзәк хастаханәсендә һәм Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең «Г» корпусында булды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җиткерә.
Поликлиника эше турында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин мәгълүмат бирде. Аннары Рөстәм Миңнеханов функциональ диагностика бүлегенә юнәлде, анда бүлек мөдире диагностика өлкәсендә кулланылучы заманча җайланмалар белән эшләү үзенчәлеге турында сөйләде.
Рөстәм Миңнехановка «18 нче шәһәр клиник үзәк сырхауханәсе» медицина учреждениенисен модернизацияләү этаплары турында хәбәр иттеләр.

Медицина учреждениесен модернизацияләү киләчәктә аның хезмәт күрсәтүләр санын арттырачак, планлы операцияләрне көтү вакытын киметәчәк, халыкның күрсәтелгән медицина хезмәтләренең сыйфатыннан канәгать булу дәрәҗәсен арттырачак.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм кунакларга нур диагностикасы бүлеген тәкъдим иттеләр.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, күрсәтелүче медицина хезмәтләренең сыйфатын арттыру, хезмәт күрсәтүләрнең оперативлыгы һәм һәркем дә куллана алуы татарстанлыларның гомере озынаюга китерәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз