news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнехановка нефть-газ химиясе форумында яңа буын полиэтиленын күрсәттеләр

Чималның яртысыннан артыгын «Татнефть» үз җайланмаларында эшкәртәчәк.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда узучы Татарстан нефть, газ, химия форумы экспозициясен карады. Быел экспозициядә дөньяның 8 иленнән 7,5 мең квадрат метрдан артык мәйданда продукция тәкъдим итүче 170 компания катнашты.

Татарстан Президентына газчылар һәм нефтьчеләрнең кырыс эш шартларына туры килә торган мобиль туклану пункты эшен, кече һәм урта предприятиеләр стендларын, шулай ук яңа автобуслар, йөк автомобильләре һәм табигый газда эшләүче тракторлар куелган мәйданчыкны күрсәттеләр.

Аннары Татарстан Президенты павильоннарның эченә узды. Анда ул республиканың нефть, газ, химия комплексының зур предприятиеләре — «Түбән Кама нефтехим», «Таиф-НК», «Казаноргсинтез» стендлары белән танышты. Беренчеләрдән булып үз мәйданчыгын «Татнефть» тәкъдим итте.

Шулай ук республика Президентына «Казаноргсинтез»ның яңалыгын — бу язда базарда барлыкка килгән түбән тыгызлыктагы полиэтилен тәкъдим иттеләр. Продукт Россия базары өчен уникаль булып тора - «Казаноргсинтез»дан тыш, аны илнең бер генә предприятиесе дә җитештерми.

Экспозицияне караганнан соң Рөстәм Миңнеханов нефть индустриясе экспертлары, галимнәре һәм вәкилләре белән форумның пленар утырышында катнашты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100